Башкортстанда 2021 елда талпан ябышкан 500гә якын кеше медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта 28 апрельдә Роспотребнадзорның төбәк буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
2021 елның 26 апреленә булган мәгълүматларга караганда, белгечләр 312,4 гектар мәйданлы территориядә акарицид белән эшкәртү уздырган. Барлыгы Башкортстанда дүрт мең гектар чамасы мәйданны эшкәртү планлаштырыла.
Билгеләп үтелгәнчә, Башкортстанда талпаннарны энцефалит һәм боррелий вирусы йоктыру предметына тикшерә торган пунктлар ачылган. Агымдагы елның 26 апреленә булган мәгълүматларга караганда, республика медицина оешмаларына талпаннарның ябышуы турында 485 кеше мөрәҗәгать иткән. Узган елның шул ук чорында табибларга 256 кеше мөрәҗәгать иткән.