Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2021, 11:05

Соңгы кыңгырау буламы?

Соңгы кыңгырау турында Мәгариф һәм фән министрлыгында ачыклык керттеләр.

Былтыр пандемия аркасында укучылар соңгы кыңгырауда онлайн форматта катнашканнар иде. Ә быел, Аллага шөкер, ул бүтәнчәрәк үтәчәк.
Башкортстан мәктәпләрендә соңгы кыңгырау шимбә, 22 майда, була. Дата 9нчы һәм 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен бердәм соңгы кыңгырау бәйрәмен оештыру көне итеп билгеләнгән.
Роспотребнадзор бәйрәмне үткәрү өчен тәкъдимнәр әзерләгән. Документка ярашлы, балалар катнашлыгындагы чараны ачык һавада үткәрергә, укучылар арасында социаль дистанция сакларга, бер тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан файдаланырга, битлек кияргә, бүлмәләрне җилләтергә тәкъдим ителә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: