Барлык яңалыклар
Новости
30 апрель 2021, 09:05

«Галиябану»га килегез

Уфаның «Нур» татар театры «Галиябану» һәм «Киң урамнар тар иде» спектакльләрен әзерли.

Уфаның «Нур» татар театры узган сезонга йомгак ясады һәм 30нчы юбилей сезонына планнары турында сөйләде. Көзен ике премьера тәкъдим ителәчәк. «Киң урамнар тар иде» спектакле күренекле башкорт драматургы Нәҗиб Әсәнбаевның тууына 100 ел тулу уңаеннан оештырыла. Икенче премьера -- милли драматургия корифее Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану»ы.
«Нур» театры беренче тапкыр Мәскәүгә бара. 31 октябрь -- 1 ноябрьдә театрның гастрольләре узачак. Артистлар Мәскәүнең «Модерн» драма театры сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
Декабрь аенда «Нур» театры юбилеен театральләштерелгән тамаша белән билгеләп үтәргә планлаштыра.
«Татинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Читайте нас: