Новости
1 Мая 2021, 09:45

Булачак студентлар игътибарына

Русия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русия югары уку йортларында кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланачак, ул узган елгыга караганда тынычрак узар дип көтелә. Бу хакта РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белдерде.
«Югары уку йортларына документлар кабул итү 20 июньдә башланачак, 29 июльдә, документларны кабул итү тәмамлана, 17 августта — югары уку йортларына керүгә бәйле барлык процедуралар төгәлләнә», — диде министр.
«Татинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас