Сезне якты һәм җылы бәйрәм – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйбыз. Май ае – ышанычлар, яңару чоры. Бу чорда тормышның барлык өлкәләрендә дә кешенең үз-үзе һәм гаиләсе өчен дә җаваплылыкны арттыруга юнәлдерелгән үзгәрешләр бара. Язгы табигать тәэсиреннәндер, башлангычлар, эшлеклелек май ае якынлашканда сизелерлек арта. Яхшырак яшәргә омтылабыз. Яз һәм Хезмәт бәйрәме безгә бу максатка гомуми тырышлыклар, хезмәт нигезендә генә ирешеп булуын искә төшерә.
Бәйрәм белән! Сезгә нык сәламәтлек, күңел көрлеге, хезмәтегездә, тормышыгызда уңышлар, борчусыз, күңелле бәйрәмнәр телибез.