Республиканың баш Дәүләт автоинспекторы эш сәфәре барышында данлыклы якташыбыз – танкист, Бөек Ватан сугышы ветераны Габдерәүф Гәрәев белән очрашты. Динар Заһит улы ветеранны юбилее һәм якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады, Габдерәүф Сәләх улына 70 еллык зыянсыз машина йөртүче стажы булганы өчен бүләк тапшырды, сәламәтлек һәм иминлек теләде.