Бүген Казанның Җәүдәт Фәйзи урамындагы 175нче гимназиядә атыш нәтиҗәсендә кимендә сигез кеше үтерелгән. Татарстан Президенты һәм Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтенең соңгы мәгълүматларына караганда, һәлак булганнарның сигезе – 8нче сыйныф укучылары һәм аларның укытучысы.
20дән артык кеше хастаханәгә озатылган. Алтысы – реанимациядә. Атучы дип фаразлаучы тоткарланган. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары шулай ук икенче һөҗүм итүче турында хәбәр итте, әмма рәсми рәвештә бу хәбәрләрне расламадылар. Шаһитлар сүзләренчә, мәктәптә, атудан тыш, шулай ук шартлау яки шартлау сериясе дә булган.
Гимназистларны тәрәзә аша эвакуацияләгәннәр. Мәктәптә меңнән артык бала укыган. Һөҗүм дәресләр вакытында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, тоткарланучы – 19 яшьлек Илназ Гәләвиев. (Хәбәр ителгәнчә, элек ул бу мәктәптә укыган).
Татарстанда 12 май матәм көне дип игълан ителде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.