Новости
12 Мая 2021, 05:40

14 майны укучылар өчен ял көне итү тәкъдиме кертелде

Башкортстан Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә 14 майны укучылар өчен ял көне итү тәкъдиме кертелде.

title
Бу атнада өч эш көне – 11, 12 һәм 14 май. 13 майда республикада Ураза бәйрәме билгеләнә.
«Укучылар ике көн укый да 13 майда ял итә, 14 майда – бер уку көне, ә соңыннан – янә ял. Халык, Мәскәүдәге кебек, 14 майны ял көне итүне сорый. Бу очракта күпләр шәһәрдән 4 көнгә чыгып китә алыр иде», – диде Башкортстан Республикасы хөкүмәте премьер-министры Андрей Назаров.
Радий Хәбиров бу тәкъдимне көтелмәгән дип атады, укучыларның болай да күп дәрес калдыруын билгеләп үтте. Республика башлыгы Мәгариф министрлыгына әлеге мәсьәләне өйрәнергә, әгәр мөмкин булса, башлангычны хупларга кушты.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас