Новости
14 Мая 2021, 11:30

Кайчан суыта?

Адәм баласына бер нәрсә дә ярамый. Шул сәбәпле, түземсезләнеп бераз суытуны һәм җылы яңгырларны көтәбез.

Добавить в предпочтительные источники Google
Синоптиклар әйтүенчә, май аена хас булмаган аномаль эсселек Башкортстанда кимендә бер атнага тоткарлана. Киләсе атнаның азагына термометр баганасы +34 градуска тиклем күтәрелә.
Якынча мәгълүматлар буенча, 23 майдан соң һава температурасы түбәнәя башлый. Явым-төшем көтелми, ләкин болытлы һава торышы фаразлана.
Ә июнь башында Башкортстанга яңгырлар килә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас