Барлык яңалыклар
Новости
15 Май 2021, 17:40

Чәчү кампаниясе сынатмый

Башкортстанда язгы чәчү тәмамлануга бара.

Башкортстанда чәчү кампаниясе тәмамлану алдында. 14 майга республика игенчеләре 1,34 миллион гектар язгы культуралар чәчкән. Бу 66,5 процент. Әлшәй, Илеш, Стәрлебаш, Балтач, Авыргазы, Кырмыскалы һәм Бүздәк районнарында хуҗалыклар язгы культуралар өчен бүленгән мәйданнарның 80нән 90 процентка тиклеменә чәчкән.
Язгы бөртекле-кузаклы культуралар – 928 мең гектар, май бирә торган үсемлекләр – 253 мең гектар, шикәр чөгендере – 33 мең гектар, бәрәңге – 24 мең гектар.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: