Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2021, 18:00

Башстатта Башкортстанның кайсы районнарыннан халык күбрәк китүе турында сөйләделәр

Белгечләр әйтүенчә, шушы исемлектәТуймазы районы лидер булып тора.

Башстатта халык миграциясе буенча мәгълүмат бастырдылар. Белгечләр әйтүенчә, ел башында иң күбе Туймазы районыннан киткән – анда 416 кеше исәптән төшкән. Халыкны югалту буенча икенче урында Башкортстанның Уфа районы – гыйнварда аны 236 кеше ташлап киткән. Өченче урында Мәләвез районы. Аннан 199 кеше киткән.
Бу исемлеккә дүртенче булып Бәләбәй районы да кергән. Аннан 172 кеше киткән.
Уфаны 1241 кеше ташлап киткән. Эстәрлетамакта – 327, Нефтекамада – 212, Салаватта 211 кеше исәптән төшкән.
Читайте нас: