Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2021, 18:05

Фестивальгә рәхим итегез

Күрше Туймазы районында урнашкан «Бабай утары» агач сыннар фестиваленә гаризалар кабул итә.

Башкортстанның Туймазы районы Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары» тарихи-туган якны өйрәнү комплексында агач сыннар ясаучылар фестивале була. Ул «Татар халык әкиятләре персонажлары» темасына багышлана.
Оештыручылары - «Төмәнәк» Татар иҗтимагый үзәге һәм Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы «Русиянең татар авыллары» Бөтенрусия оешмасы.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: