Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне аномаль эссе һава торышы турында искәртә. Ведомство мәгълүматларына ярашлы, 19 майда төбәктә гадәттән тыш янгын хәвефе, аномаль эссе һава торышы саклана, һава температурасы нормадан 7 градуска югары була.
Бу көндә Башкортстанның күпчелек өлешендә явым-төшем көтелми. Җил көнчыгыштан талгын, көндез көчәючән. Һава температурасы төнлә 11-16, көнчыгышта +6, көндез 26-31 градус.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.