Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Югары әзерлек» турында указга үзгәрешләр кертте. Ләкин кайбер шартлар сакланган.
Атап әйткәндә, законлы вәкилләрнең үзе белән паспорты, баланың туу турында таныклыгы булырга тиеш һәм алар ачык һавада оештырылган чараларда гына катнашырга мөмкин. Бинага керү өчен ата-аналар түбәндәге документларның берсен китерергә бурычлы:
– коронавируска каршы вакцинация үтү турында сертификат;
– медицина оешмасыннан коронавирустан прививка эшләтү, шул исәптән вакцинаның беренче компонентын алу турында белешмә;
– медицина оешмасыннан коронавируска каршы прививка ясатырга ярамавы турында белешмә;
– ПЦР ысулы белән коронавируска тикшерүнең кире нәтиҗәсе (2021 елның 20 маеннан соң бирелгән);
– йогышлы чирләрдән җәфаланучылар белән бәйләнештә булу-булмау турында медицина белешмәсе (2021 елның 20 маеннан соң бирелгән).
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.