Барлык яңалыклар
Новости
19 Май 2021, 18:05

Мәктәпләргә хәләл ризык

Башкортстанның тугыз районында мәктәп ашханәләре хәләл ризык белән тәэмин ителәчәк.

Яңа уку елыннан Башкортстанның тугыз районында балалар хәләл ризык белән тәэмин ителәчәк.
Чишмә, Дәүләкән, Архангельск, Нуриман, Иглин, Яңа Балакатай, Благовар, Салават, Миякә районнарында укучыларны кайнар аш белән тәэмин итү буенча хезмәт күрсәтә торган алты мәктәп туклану предприятиесе бүген хәләл стандартына туры килү турында сертификат алды.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: