Бәләбәй муниципаль районында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Лилия Дутова, мәгариф идарәсенең тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре бүлеге начальнигы Назыйм Кадыйров һәм Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек начальнигы Роберт Гыйләҗев кергән комиссия район мәгариф учреждениеләре территорияләрендә терроризмга каршы режим үтәлешен тикшерде.
– Без мәктәпләр һәм балалар бакчалары территориясен йөреп чыктык, запас юлларны тикшердек, учреждениеләргә керү режимын үтәүне контрольдә тоттык, – дип сөйләде Лилия Дутова бу турыда.
Мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашлыгында үткән киңәшмәдә дә белем бирү процессы вакытында балаларның иминлеге чараларын үтәүне тикшереп торуны көчәйтергә тәкъдим ителде.