“Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән берлектә “Надеждино” тарихи-мәдәни үзәгендә, Аксаковлар гаиләсе музеенда булдык, “Җырлаучы чишмәләр” паркында милли проектның тормышка ашырылу нәтиҗәләре белән таныштык”, – дип социаль челтәрләрдәге үзенең битендә язып чыкты Белогор муниципаль районы хакимияте башлыгы Галина Перелович.
Алар киләчәктә муниципалитетларның сәнәгать икътисады үсеше, сәүдә һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең үзара хезмәттәшлек итүе мәсьәләләрен тикшерделәр, “Уңайлы шәһәр мохите” һәм “Мәдәният” милли проектларын тормышка ашыру тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
– Безнең дуслыкның озын гомерле һәм нәтиҗәле булуына ышанам, – дип үзенең тәэссоратлары белән уртаклашты Азат Сәхәбев.
Светлана Шириня әзерләде.