Барлык яңалыклар
Новости
25 Май 2021, 17:10

Бал музее ачылды

Башкортстанның Мәчетле районы Котыш авылында бал музее эшли башлады.

Авыл старостасы, умартачы Әхмәтнур Хафизов үз йортының ишегалдында умартачылык тарихы хакында сөйләүче экспозиция оештырган. Биредә бал җитештерүнең тулы циклын, умартачылыкның борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәрге тарихын белергә һәм балны татып карарга мөмкин.
Әхмәтнур Хафизов мондый музей булдыру идеясе белән күптән янып йөри башлаган, беренче чиратта, ул аны киләсе буыннар өчен булдырган. Ул балаларны умартачылык серләренә өйрәтә һәм аларның бу эш белән кызыксынуын күрә. Әхмәтнур Хафизов бер үк вакытта тикшеренү эшләре дә үткәрә. Ул Мәчетле районы умартачылары турында альбом төзегән.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.
Читайте нас: