Республиканың Роспотребнадзор идарәлеге белгечләре Башкортстан биләмәсеннән читтә бизгәк йоктыру очрагын теркәгән. Ведомство җитәкчесе Анна Казак сүзләренчә, ир Африка илләренең берсеннән кайткан.
«Диагноз Гигиена һәм эпидемиология үзәгендә расланган. Хәле канәгәтьләнерлек дип исәпләнә, пациент дәвалана», – диде Анна Казак.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.