«Гисметео» порталы мәгълүматлары буенча, җәйнең тәүге аенда аномаль эсселек көтелми. Июньнең тәүге атнасында гына термометр баганасы +30 градуска тиклем күтәрелә.
Аннан җиде көнлек яңгырлы чор башлана. Һава температурасы түбәнәя һәм +21 градус тирәсе була.
Ай азагына тиклем әллә ни үзгәрешләр булмый. Һава температурасы +21, +26 көтелә. Вакыты белән бераз яңгыр явуы ихтимал.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.