Барлык яңалыклар
Новости
27 Май 2021, 18:25

Яңа музей ачылды

Уфада Валериан Альбанов исемендәге котыпчылар музеен ачу тантанасы узды.

Чара данлыклы якташыбызның тууына 139 ел тулуга һәм Арктика советында рәислекнең Русиягә күчүенә багышланды.
Музейны ачу тантанасында чыгыш ясап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Альбанов турында китап укуы турында сөйләде. Музейның легендар кеше, Арктиканы тикшерүче һәм котыпчы Валериан Альбановның туган көнендә ачылуы символик мәгънәгә ия. Музей ул яшәгән йорт янында урнашкан.
Хәтерегезгә төшерәбез, легендар котыпчы Валериан Альбановка һәм Башкортстан котыпчыларына багышланган музей проекты Русия Президентының 6 миллион сумлык грантын откан иде.
Музейда йөздән артык артефакт һәм төрле экспонатлар исәпләнә. Шулай ук музейда кинозал һәм мәдәни-белем бирү чаралары, осталык дәресләре үткәрү өчен кают-компания бар.
Укучылар, аларның ата-аналары, укытучылар музейга бушка керә ала.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.
Читайте нас: