Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2021, 10:00

Коронавирус инфекциясе чигенми

Шуңа өстәп, Башкортстанга COVID-19 йоктырып кайту очракларының артуы да теркәлә.

Башкортстан биләмәсендә яңа коронавирус инфекциясен йоктырып кайту очракларының артуы теркәлгән. Бу хакта брифингта республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, башлыча чирне башка төбәкләрдә яшәүчеләр һәм урындагы халык чит илдән «алып кайта».
Министрлык вәкиле әйтүенчә, бүгенгә инфекциядән бердән-бер саклану чарасы – вакцина. Гомум алганда, республикада эпидемиологик хәл тотрыклы.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: