Башкортстанда 30 майда Ишембай районы Ишәй авылында урнашкан фермада янгын чыккан.
«Мәйданы 700 квадрат метрлык бина яна башлаган. Ләкин иң куркынычы – фермерның тугыз баш эре малы утта янып үлгән. Кешеләр арасында зыян күргәннәр юк», – дип хәбәр иттеләр Дәүләт комитетының матбугат хезмәтеннән.
Урындагы халык әйтүенчә, ферма бинасын яшен суккан һәм шул янгын чыгуга сәбәпче булган.
Башкортстанда ел башыннан 5319 янгын теркәлгән, барлыгы 128 кешенең гомере өзелгән.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы фотосы.