Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әйтүенчә, быел Башкортстанда COVID-19 буенча вәзгыять яхшыру сәбәпле Сабантуйлар үткәрергә рөхсәт иткәннәр. Ул ассызыклаганча, бәйрәм көннәрендә төбәктә исерткеч эчемлекләр сатылмаячак.
«Сабантуй үткәрү көннәрендә Башкортстанда алкоголь сату тыела. Чөнки кешеләр балалар белән бәйрәмгә киләчәк, ә исерек кешеләргә карарга түгел», – дип белдерде Хәбиров хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.