Мәктәп яшендәге балаларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчага гаризаларны июль уртасында кабул итә башлыйлар. Бу турыда Русиянең хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина хәбәр итте.
«Гаризаларны июль уртасында кабул итәргә җыенабыз, карар чыгарылгач, аның датасы билгеле булыр. Августта (әлегә датасы билгесез) акча түләү башлана. Гаризалар 1 ноябрьгә тиклем кабул ителә», – дип аның сүзләрен җиткерде ТАСС агентлыгы.
Бер тапкыр бирелә торган түләү алу өчен Дәүләт хезмәтләренә яки Күп функцияле үзәккә, Пенсия фонды бүлекчәсенә, социаль яклау органнарына бер генә гариза бирергә кирәк. Калган эшне дәүләт башкара.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.