Новости
1 Июня 2021, 12:05

Укытучы эше җиңеләячәк

Киләчәктә мәктәпләрдә өй эшләрен тикшерүне автоматлаштырырга уйлыйлар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиядә цифрлы белем бирү мохитен кертү ярдәмендә мәктәпләрдә өй эшләрен тикшерү процессын автоматлаштырырга уйлыйлар.
Бу уңайдан укытучыларга кәгазь эше буенча йөкләнешне сизелерлек киметергә исәплиләр. Чөнки электрон платформада өй эшләре автомат рәвештә тикшереләчәк.
Моннан тыш, цифрлы белем бирү мохите ярдәмендә һәр бала, сыйныф һәм мәктәп буенча автомат рәвештә хисаплар төзеләчәк. Ул һәр укучы өчен индивидуаль укыту планын да төзергә рөхсәт итәчәк.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин илнең төбәкләрендә 2020 елның 10 декабреннән 2022 елның 31 декабренә кадәр цифрлы белем бирү мохитен кертү буенча эксперимент үткәрелүе турында искәртте. Аның әйтүенчә, Русиядә сыйфатлы белем алу өчен тигез шартлар тудыру максаты куелган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас