Барлык яңалыклар
Новости
3 июнь 2021, 16:20

Сабантуйлар үткәрү графигы расланды

Башкортстан Башлыгы указы нигезендә республикада Сабантуйлар 4 июньдә башланачак.

Республика районнарында Сабантуйлар Башкортстан Башлыгының тиешле указы белән расланган график буенча узачак.
4 июнь — Зилаер районы.
5 июнь — Архангель, Әбҗәлил, Әлшәй, Авыргазы, Бөрҗән, Бүздәк, Благовещенск, Благовар, Бакалы, Дүртөйле, Дәүләкән, Зианчура, Калтасы, Иглин, Көергәзе, Кырмыскалы, Миякә, Мәләвез, Тәтешле, Нуриман, Хәйбулла, Уфа, Яңавыл, Чишмә һәм Чакмагыш районнары.
12 июнь — Борай, Бөре, Бишбүләк, Балакатай, Балтач, Аскын, Гафури, Ярмәкәй, Дуван, Караидел, Илеш, Кушнаренко, Күгәрчен, Кыйгы, Стәрлетамак, Стәрлебаш, Салават, Мишкә, Мәчетле, Федоровка һәм Туймазы районнары.
13 июнь — Шаран районы.
19 июнь — Белорет, Краснокама, Бәләбәй районнары.
26 июнь — Баймак районы.
8 июль — Учалы районы.
10 июль — Ишембай районы.
Бәләбәй районында Сабантуй 19 июньдә узачак. Бездә ул «Җырлаучы чишмәләр» паркын тантаналы ачу белән берләштереләчәк. Бәйрәмгә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның килүе көтелә.
Елена Торгашова фотосы.
Читайте нас: