Башкортстанда 2021 елның беренче кварталында оешма хезмәткәрләренә исәпләнгән уртача айлык номиналь эш хакы 38 190 сумга җиткән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 6,4 процентка күбрәк.
Шул ук вакытта республикада реаль эш хакы, 2020 елның беренче кварталы белән чагыштырганда, 1,1 процентка арткан, дип хәбәр иттеләр Башстаттан.
Статистиклар мәгълүматлары буенча, быел мартта республикада уртача хезмәт хакы 39 673 сум булган.
Гадәттәгечә, Башкортстанда иң югары эш хакы кокс һәм нефть продуктлары җитештерүендә эшләгәннәргә туры килә – уртача 73 234 сум. Иң аз хезмәт хакы элеккечә җиһаз җитештерүдә – 14 940 сум.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.