Шушы юлларны яздым да, уйга баттым. Кызлар карт була димени?!
Кыз дигәннән бер вакыйга. Үткән гасырның туксанынчы елларында Уфа буйлап трамвайда китеп барам. Чираттагы тукталышта салонга әллә күпме халык кереп тулды да, яшь кенә иркәй:
– Утырыгыз, әбекәй, – дип янәшәсендәге берәүгә урын бирде.
– Нишләп әби булыйм, мин әле кияүдә дә түгел, – дип моның кирәген бирде генә. Әйе, чыннан да ул хаклы. Чөнки кызлар егермедә дә, утызда да, кырыкта да, илледә дә, ... кызлар булып кала.
Минем хәләл җефетем Люциягә тәүге очрашуыбызда 37 иде. Нәфис буйлы, матур йөзле, серле күз карашлы кыз карт кыз була димени? Шуңа да мин шыплап тулы ике вагон 17–20 яшьлекләремне ташлап сөенә-сөенә аңа өйләндем. Һәм моңа һич кенә дә үкенмим, җәмәгать.
“26 яшьтән соң кызлар карт кызга әйләнә”, – дип нинди юләре әйткән?! Кызлар бит, затлы шәраб кебек, еллар үткән саен яхшыра гына.
Минем танышлар арасында 30-40-50 яшьлекләр бар. Һәм алардан карт кызлар дип һич кенә дә көләргә ашыкмагыз. Алар бит янәшәләрендәге исерекләргә, томаналарга кияүгә чыгарга теләмичә үзләренең язмышларын көтә.
Ә бәйрәм көнне, гадәттә, теләк телиләр. Мин дә, форсаттан файдаланып, “карт” кызларга үзләренең “карт” егетләрен табуларын телим. Чөнки, күрше Бибиасма әби әйтмешли, чиләкнең дә капкачы булырга тиеш.
Фото ачык чыганаклардан алынды.