Барлык яңалыклар
Новости
4 июнь 2021, 12:30

Спортмы, әллә диванмы?

Галимнәр яраткан кешең белән диванда ятып торганда күпме калорий юкка чыкканын чутлап чыгарганнар.

Фәнни мәгълүматларга караганда, яраткан кешең белән диванда ятып тору спорт кебек үк сәламәтлекне ныгыта: иммунитет яхшырта, инфаркт һәм инсультлардан саклый, вакытыннан алда үлем куркынычын сизелерлек киметә.
Яраткан кешең белән атнага бер генә тапкыр булса да диванда ятып торучыларның өлкән яшькә кадәр яшәү өмете күбрәк. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, аларның иммунитеты яхшырак һәм стресс дәрәҗәсе түбәнрәк. Организмда яраткан кешең белән диванда ятып торганда дофамин, эндорфин һәм окситоцин – бәхет хисе тудыра торган матдәләр барлыкка килә.
Шушыларны яздым да – сөенеп җибәрдем. Чөнки минем йөзгә кадәр яшәргә шансым бар!
Читайте нас: