Чараны «Башкортстан Республикасы татарлары милли-мәдәни автономиясе» Төбәк иҗтимагый оешмасы, Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты һәм Бүздәк районы хакимияте оештыра.
Фестиваль Бүздәк районының Шарбаш авылында узачак. Монда милли ризыклар тәкъдим ителәчәк. Ә иң түрдә, әлбәттә, бәлеш булачак. Ансын сатып бирерләрме, әллә бушка ашатырлармы – монсын төгәл генә әйтә алмыйм.
Килегез. Керү ирекле. Акчагыз булмаса, бушка бәлеш исе булса да иснәп китәрсез.
Язарга онытканмын, 2018 елда Бүздәк районы Бүздәк авылында үткән «Бәлешфест» фестиваленә 2 меңгә якын кеше җыелган иде. Бәлеш ашарга.
Фото ачык чыганаклардан алынды.