Барлык яңалыклар
Новости
6 июнь 2021, 17:40

Бал кортлары күпләп кырыла

Республика умартачылары бал кортларының күпләп кырылуы турында белдерде.

Башкортстанның Күгәрчен районы Мәксүт авылында Хәбибуллиннар гаиләсе 135 умартасын югалткан.
Умартачылар умарталарны урманга да, яланга да чыгара алмый, чөнки биләмәләрне инсектицид, пестицид һәм гербицид белән эшкәртәләр. Бу ефәк күбәләгенең таралуына бәйле. Тап шул сәбәпле республиканың биш районында гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.
Зианчура районында да бал кортларының күпләп үлүе күзәтелә.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: