Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2021, 18:05

Тест ясаучылар саны арта

Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең матбугат хезмәте әйтүенчә, пандемия вакытында коронавируска 140,6 миллионнан артык тест үткәрелгән.

Русиядә пандемия вакытында коронавирус инфекциясен ачыклау максатыннан 140,6 миллионнан артык тест үткәрелгән, бер тәүлек эчендә 188 мең тест ясалган.
Бу хакта РИА Новости агентлыгы Русия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: