Хөрмәтле социаль тармак ветераннары һәм хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз.
Социаль хезмәткәрләр көне – олы җаваплылык хисенә ия булучылар, кирәк чакта ярдәмгә ашыгучылар, күңел байлыгын, түземлелек һәм көчләрен башкаларга бүләк итүчеләр бәйрәме ул.
Без сезнең авыр, әмма кирәкле хезмәт башкаруыгызга сокланабыз. Башкалар өчен файдалы булырга, игелек кылырга тырышуыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, корычтай сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез. Үзегезгә һәм якыннарыгызга матур уңышлар юлдаш булсын.