Барлык яңалыклар
Новости
8 июнь 2021, 11:35

Каракны үзе тоткан

Башкортстан кешесе тәрәзәдән сикергән һәм үз куллары белән каракны тоткан.

Автомобиль хуҗасы үзенең мотор гөрелтесен ишеткәч: “Күрәләтә урлатып торасы башым юк әле”, – дип уйлап, тәрәзәдән сикереп чыккан һәм каракны эләктереп алган. Ул явызны полиция хезмәткәрләре килгәнче тотып торган.
Урлау факты буенча җинаять эше кузгатылган.
Мораль – спорт белән шөгыльләнегез һәм тәрәзәгезне ачып йоклагыз.
Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте фотосы.
Читайте нас: