Барлык яңалыклар
Новости
10 июнь 2021, 11:15

«Бабай утары» балаларны җыйды

Туймазы районы Төмәнәк авылында балалар өчен җәйге лагерь эшли башлады.

Күренекле татар эшкуары Фәнир Галимов оештырган «Бабай утары» дип аталган этнографик комплекста балалар өчен җәйге лагерь эшли башлады.
Монда Башкортстанның төрле районнарыннан һәм күрше өлкәләрдән татар балалары җыелды. Алар җәйге каникулларын күңелле итеп кенә үткәреп калмаячаклар, ә татар телен, ислам нигезләрен дә өйрәнәчәкләр.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: