Милли киемнәр кигән балалар, әниләр, әбиләр, яшьләр аланга җыелдык. Авыл халкы үзләре белән төрле ярмалар, сөт, май, каймак, икмәк, коймак, пешеренгән әйберләр, йомырка, чәй алып килгәннәр. Йола буенча зур казан асылды, анда ботка пешерергә куелды. Самавырда чәй кайнады. Әниләр һәм әбиләр учак янында мәш килделәр, өстәл әзерләделәр. Яшь-җилкенчәк, бала-чага уеннар уйнадылар. Һәркем үзенең осталыгын, сәләтен, җитезлеген күрсәтте. Күңелле уеннардан соң бәйрәм боткасы ашарга утырдык, тәмләп самавыр чәен эчтек. Калган ботканы, барча кешеләргә тынычлык, игелек, сәламәтлек теләп, агач төбенә салдык. Кошлар рәхәтләнсен әйдә! Аннан соң күңелле көйгә биеп, туп уйнап күңел ачтык. Бәйрәмнән бераз арып, ләкин бик канәгать булып, яхшы кәеф белән таралыштык.