Барлык яңалыклар
Новости
11 июнь 2021, 17:15

Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз!

Без “Бәләбәй хәбәрләре”нә язылучылар өчен бүләкләр уйнатабыз. Зур куаныч белән "Языл һәм от" конкурсы башлануы турында игълан итәбез. 2021 елның икенче яртыеллыгына 16 июльгә кадәр кимендә 6 айга язылуны рәсмиләштергән һәркем анда катнаша ала. Бүләкләр уйнату 20 июльдә була.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның икенче яртыеллыгына “Бәләбәй хәбәрләре”нә язылу бәясе: үзәк почта бүлекчәләре аша – 257 сум 94 тиен, редакциянең подписка бүлеге аша: 215 сум, “Белебеевские известия”гә: үзәк почта бүлекчәләре аша – 1082 сум 64 тиен, редакциянең подписка бүлеге аша: 786 сум.
Язылу кампаниясе тәмамлангач, без иң уңышлы биш язылучыны билгелибез! Нәкъ сезгә уңыш елмаерга мөмкин! Төп приз – электр миксеры. Калган катнашучыларны йорт хуҗалыгында кирәк булган башка бик күп нәрсәләр көтә. Һәм, әлбәттә, конкурста җиңүчеләргә, хәер, “БХ”нең башка укучыларына да икенче яртыеллыкта район тормышы турында актуаль һәм дөрес мәгълүмат басылган гәзит килеп торачак.
Бүләкләрне уйнатуда катнашу өчен “БХ”нә 2021 елның алты аена язылуны раслаучы документларның (квитанция, чек) күчермәләрен шәхсән тапшырырга яисә Бәләбәй шәһәре, Кече Болын урамы, 53а адресы буенча гәзит редакциясенә җибәрергә кирәк. Бәхетле саннар гәзиттә бастырылачак. Бүләкләр бирү – 26 июльдән 31 июльгә кадәр. Катнашыгыз һәм җиңегез! Уңышлар сезгә!
Читайте нас: