Барлык яңалыклар
Новости
13 июнь 2021, 17:10

Бәләбәйдә ит комбинаты төзиләр

3 июньдә Петербург халыкара икътисади форумында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм AVG Capital Partners туры инвестицияләр фондының идарәче партнеры Рөстәм Миргалимов Бәләбәй районында заманча ит эшкәртү предприятиесе төзү турында инвестицион килешүгә кул куйдылар.

Яңа ит комбинаты тәүлегенә 200 тоннага кадәр суытылган ит һәм 100 тоннага кадәр казылык эшләнмәләре җитештерәчәк. Проектны гамәлгә ашыру якынча 1 100 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Җитештерүне 2024 елга башларга тиешләр.
– Бу Бәләбәй һәм бөтен республика өчен бик мөһим объект, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Төзелешне башлау өчен мәйданчык әзер инде. Бу безнең зур эшебезнең нәтиҗәсе. Хәтта пандемия шартларында да без зур проектларны эшләтеп җибәрә алдык.
– Форум кысаларында кул куйган документ безгә киләчәккә ышаныч белән карарга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Рөстәм Миргалимов. – Республиканың монда катнашуы без проектка җәлеп итәргә планлаштырган инвесторлар һәм банклар өчен төп шарт булып тора.
Исегезгә төшерәбез, “Таврос” компанияләр төркеме Башкортстан базарында биш елдан артык эшли, ит җитештерү һәм эшкәртү, шулай ук шикәр һәм катнаш азык җитештерү белән шөгыльләнә. Компания Әлшәй, Бәләбәй, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Кушнарен, Чишмә районнарында эшли. “Таврос” Русиядә дуңгыз ите җитештерүчеләрнең иң яхшы 20сенә керә. Русиядә DanAvl дөнья селекциясе лидеры белән бергә иң зур селекцион-генетик үзәк оештыру аның иң зур гамәлгә ашырылган проекты.
Гөлия Хәбетдинова әзерләде. Фото ачык чыганаклардан алынды.
Башкортстан үз тарихында беренче тапкыр “Стратегик инициативалар агентлыгы” үткәрә торган “Инвестицион климат торышының милли рейтингында” бишенче урын алды. Бу бик җитди рейтинг, ул региональ хакимиятләрнең бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар тудыру буенча көчләрен күрсәтә. Рейтингта югары урыннар яулау бизнесны инвестицияләү һәм үстерү өчен партнерлар сайлау өчен җитди аргумент булып санала.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас: