– 63 муниципалитетта ГТО тестлаштыру үзәкләре өчен 69 мобиль спорт җиһазлары сатып алынган, – диде республиканың спорт министры Руслан Хәбибов. – Әлеге максатларга төбәк бюджетыннан 21,7 млн сум күләмендә субсидия бирелгән.
ГТО комплексының электрон базасында бүген Башкортстанда яшәүче 515 мең кеше теркәлгән. Ел ахырына республиканың спорт министрлыгы бу санны 550 меңгә кадәр җиткерергә уйлый. Башкортстанда хәзерге вакытта муниципаль районнарда һәм шәһәр округларында 68 тест үзәге эшли, шундый үзәк Бәләбәй районында да бар. Комплекс 6 яшьтән 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк 11 яшь төркеменә спорт нормативларын кабул итүне күздә тота. ГТО нормаларын үтәүгә керешү өчен www.gto.ru рәсми сайтында теркәлергә, аннары поликлиникадан медицина рөхсәте алырга кирәк. ГТО тест үткәрү үзәкләрендә сынауларны теләсә кайсы шәһәр яки районда узарга мөмкин. Нормативларны үтәүчеләргә тиешле билгеләр тантаналы шартларда тапшырыла.
Бәләбәй районы хакимиятенең физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Рүзил Собханколов сүзләренә караганда, оешмаларда, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә, шулай ук пенсия яшендәге гражданнар һәм яшьләр арасында ГТО физкультура-спорт комплексы нормативларын үтәргә теләүчеләр санын арттыру өчен аңлату эшләре алып барыла.