Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республикада яшәүчеләрне хәвефле һәм начар табигать күренешләре турында искәртә: төбәктә урыны белән гадәттән тыш янгын хәвефе саклана, көндез яшен, боз явуы, урыны белән җилнең секундына 15-20 метрга тиклем көчәюе, төнлә һәм иртән автомобиль юлларының кайсыбер участокларында 500-1000 метрдан күрү мөмкинлеге белән томан көтелә.
Һава температурасы төнлә 15-20, көнчыгышта +10, көндез 22-27, көньякта 32 градуска тиклем.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.