Иртәгә, 17 июньдә, Башкортстанда «Медицина хезмәткәре көнен» билгелиләр. Сәгать 10да Уфа шәһәренең алты залында медицина хезмәткәрләрен федераль һәм республика наградалары белән бүләкләү тантанасы була.
Сәгать 12дә Башкорт дәүләт драма театры мәйданчыгында медицина оешмалары һәм Башкорт дәүләт медицина университеты иҗади коллективларының чыгышлары башлана.
Медицина хезмәткәрләре парады көндезге сәгать 1гә билгеләнгән. Анда республиканың барлык медицина округларыннан 650дән артык медик катнаша. Алар Башкорт драма театрыннан алып Салават Юлаев мәйданына тиклем атлап бара.
«Торатау» конгресс-холында (Зур сәхнә) көндезге 3нче 30 минутта Башкортстан Башлыгы медицина хезмәткәрләрен бүләкли.
Тантаналы чара бәйрәм концерты белән тәмамлана.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.