Республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Башкортстан халкын һава торышының бозылуы, көчле җил һәм боз явуы турында искәрткән иде. Тәүгеләрдән булып табигать гарасаты белән Бүздәк авылында яшәүчеләр очрашкан. Район үзәгендә тавык йомыркасы зурлыгында боз яуган. Урындагы халык социаль челтәрләрдә аномаль күренеш фотолары белән уртаклашкан да инде.
Боздан соң районда көчле яңгыр башланган. Хәзер авыл халкы шәхси уңышка килгән зыянны исәпли.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.