2021елның 1 июленнән Социаль страховкалау фонды кайсыбер түләүләрне Русия түләү системасы ярдәмендә генә күчерә башлый. Шул исәптән – «декрет акчасы» (йөклелек һәм бала табу буенча пособиеләр), баланы яшь ярымга тиклем карау буенча айлык пособиеләр, шулай ук үз вакытында радиация тәэсиренә дучар булган хезмәткәрләргә «эшкә яраксызлык кәгазь»ләрен түләү.
Пособие түләгәндә «Мир» картасына күчү 2020 елда ук планлаштырылган иде. Ләкин пандемия аркасында аның вакытын берничә тапкыр күчерделәр. Үткән елның декабрендә Үзәк банк аны 2021 елның 1 июленә билгеләде.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.