Новости
18 Июня 2021, 03:35

Җылыта

Кыска вакытлы салкыннардан соң республикага янә җылы көннәр әйләнеп кайта.

Добавить в предпочтительные источники Google
Синоптиклар алдагы ял көннәренә һава торышын хәбәр итте. Башгидрометүзәк мәгълүматлары буенча, кыска вакытлы салкыннардан соң республикага янә җылы әйләнеп кайта.
«Ял көннәренә үк һава температурасы төнлә +11...+16 градуска тиклем күтәрелә. 20 июньдә көндез һава +25...+30 градускача җылына», – дип хәбәр ителә сайтта.
Бу көннәрдә явым-төшем ихтималлыгы зур түгел, чөнки һава торышы республикада Скандинавия антициклоны белән билгеләнә, дип аңлатты метеорологлар.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.

Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.
Читайте нас