Новости
19 Июня 2021, 12:50

Бер одеял астында йокларгамы?

Ир белән хатынның ничек йоклавына карап гаиләдәге мөнәсәбәтләрне әйтеп була.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ир белән хатын бер одеял астында йокларга тиеш. Тик, кызганыч, искәрмәгә керүчеләр дә бар икән.
Әгәр аерым йоклыйсыз икән – чаң сугарга кирәк. Чөнки, сез бер-берегезгә суына башлагансыз. Ә, бөтенләй, аерым бүлмәләрдә йокласагыз – күптән аерылырга вакыт.
Мәхәббәт хөкем сөргән гаиләдә ир белән хатын бер-берсенең кочагында, яки аркага арка терәп йокларга тиеш. Ничек яратуыгызны белергә теләсәгез – аерым йоклап карагыз. Берүзегезгә рәхәт икән – димәк, сөюегез дә шул чамалы, ялгызыгыз йоклый алмасагыз – бу бер-берегезне яратуыгызны күрсәтә.
Бергә йоклауның тагын бер яхшы ягы бар – мичкә утын азрак китә. Ха-ха-ха.
Читайте нас