Новости
19 Июня 2021, 05:35

Кишер кыйммәтләнә

Соңгы арада гына аның бәясе ике тапкыр артты.

Добавить в предпочтительные источники Google
Русиядә бәяләр бер урында тормый. Аларга күз дә иярми, үсәләр генә. Менә, мәсәлән, соңгы атнада бәрәңге, кәбестә һәм кишер бәяләре арткан. (Якынча 10,2 процентка).
Күрәсең, ит сатып алырга акчасы җитмәгән халык кишергә күчәдер. Бер уйласаң, бу начар да түгелдер. Мал асрап җәфаланганчы, кишер үстерәсең дә куясың. Җитмәсә, диетологлар итне сәламәтлек өчен зыянлы ди. Ә үзегез беләсез – кишердә витаминнар күп. Тик, күп кишер чәйни-чәйни куянга әйләнмәсәк ярый да ул, җәмәгать.
Читайте нас