VIII чакырылыш Русия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатларын сайлау 2021 елның 19 сентябрендә узачак. Русия Президенты Владимир Путин тиешле указны имзалады. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.
Указ рәсми рәвештә басылып чыккан көненнән үз көченә керде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.
Фото ачык чыганаклардан алынды.