Башкортстан телеканалында үткән брифингта республиканың Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин балалар өчен коронавирустан вакцинаның кайчан барлыкка киләчәген хәбәр итте.
«Хәзерге вакытта балаларга коронавирустан вакцина юк. Булган препаратлар 18 яше тулмаганнарга тәгаенләнмәгән. Ләкин сынаулар бара, сентябрьдә балалар өчен дә вакцина барлыкка килер дип көтелә. Шулай ук йөкле һәм йөклелекне планлаштырган хатын-кызлар өчен вакцинаны сынаулар бара. Беренче нәтиҗәләр дә билгеле, хатын-кыз һәм карындагы бала өчен кире нәтиҗәләре юк. Экспертлардан рәсми нәтиҗәләр һәм вакцинаны куллану инструкциясенә үзгәрешләр кертүне көтәбез», – диде министр.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Габдулла Вафин әзерләде.
Фото ачык чыганаклардан алынды.