Барлык яңалыклар
Новости
21 июнь 2021, 16:44

Коронавирус корбаннары арта

Бер тәүлектә Башкортстанда тагы дүрт кеше вафат булды.

Коронавирус корбаннары арта
Коронавирус корбаннары арта

Республикада барлыгы 40 191 коронавирус йоктыру очрагы ачыкланган, үткән тәүлектә – 108 яңа очрак. Дүшәмбе оператив киңәшмәдә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Гөлнара Зиннурова шундый мәгълүматлар белән таныштырды.

Тәүлек эчендә мәрхүмнәр саны дүртәүгә артып, 566га җиткән.

Әлеге вакытта 200 пациент стационарда дәвалана, үткән тәүлектә 52 кеше өстәлгән. Ә 1456 чирле – амбулатор дәвалануда, үткән тәүлектә 56га күбәйгән. Барлык чорда – 38 мең кеше, бер тәүлектә 18 пациент дәваланып чыккан.

27 чирленең хәле авыр, ике пациент үпкәне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
 
Габдулла Вафин әзерләде.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Читайте нас: